Лев Толстойның тууына 190 ел уңаеннан “Әкият иленә сәяхәт”
Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова бер төркем әкият сөюче балалар белән,атаклы рус әдибе Лев Толстойның тууына 190 ел уңаеннан “Әкият иленә сәяхәт”дигән исем астында “Өч аю”әкиятен сәхнәләштерде.Башта китапханәдә Лев Толстойнын презентациясен карадык һәм аның тормышы турында сөйләдем,аннан балалар сәхнәгә чыгып әкиятен сәхнәләштерделәр.Соңыннан балалар белән мәкальләр һәм табышмаклар әйтештек.Балалар бик теләп катнаштылар һәм бу очрашудан алар бик канәгатъ калдылар.