“Мәрхәмәтле Татарстан”
Купка авылы китапханәчесе Рәхилә Юзмухаметова “Мәрхәмәтле Татарстан”атналыгы кысаларында гомерләрне коткару (кан бирү)турында аңлату өчен медпунктка 7-8-9 сыйныф укучыларын алып барды. Фельдшер Гөлзия апалары ничә яшьтән кан бирергә яраганлыгын һәм төрле медицинага кагылышсыз урыннарда тапшырудан сакланырга кирәклеген аңлатты.