Өлкәннәр көне
-
Тыл ветераннарының укучылар белән өйләренә барып хәлләрен белдек.Аларга газета-журналлар алып бардык. Барлыгы 11 укучы катнашты. Саляхутдинова Кәүсәрия апага, Гузаерова Саимә апага, Халиуллина Рәйсә апаларга бардык.
-
1 0ктябрь—Өлкәннәр көне
Өлкәннәр көне уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе: “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.
Цитата: Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен
Аңаргадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Күргәзмәгә китаплар, газета-журналлар куелды, укучыларга китаплары тәкъдим ителде.
Максаты: Өлкән кешеләр—безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Өлкәннәр белән китапханәдә әңгәмә оештырылды.Барлыгы 3 укучы катнашты.
-
-
-
Өлкәннәр белән эшләү.
Китап укучыларга китап һәм журналлар тәкьдим итү. Укыган китаплары буенча әңгәмәләр үткәрдек.
Газета –журналларга күзәтү ясау, аларны укучыларга җиткерү.
Өлкән яшьтәге апалар белән китапханәдә газета-журналлар уку. Газеттагы мәгьлүматләрне китап укучыларына җиткерү. Барлыгы 4 укучы.
-
-
“Тыл ветераны белән очрашу” . Гузаерова Саимә апа 1929 елның 15 февралендә туа. Саимә апа балаларга үзенең күргәннәрен,хәзерге тормыш белән чагыштырды. Балаларга үзенең киңәшләрен җиткерде тырышып укыгыз, эшне яратыгыз диде. Саимә апаның 2 сыйныф кына белеме бар,үзенә мөмкинлек булмагач, балаларга белем алыгыз,тәрбияле бала булып үсегез дип киңәшләрен бирде. Балаларны тәмле чәйләр белән сыйладылар.Саимә апа белән Әнвәр апага Сөембикә журналларын укырга бирдем. 2-4 сыйныф укучылары. Барлыгы 5 укучы.
-