Трышская сельская библиотека - филиал № 37

«Без Тукай—оныклары»

Тема: «Без Тукай—оныклары»

Максаты: Г. Тукайның иҗаты аша телебезнең бөеклеген күрсәтү; аның иҗат һәм тормыш юлы турындагы белемнәрне тулыландыру, ныгыту. Тукай шигырьләренә, поэмаларына язылган музыкаль әсәрләр белән таныштыру, Тукай шигырьләре, әкиятләре аша туган илгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

Татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән бәйрәмебезне башлап җибәрдек. Укучылар “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга”, “Бишек җыры”, “Пар ат”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Таз”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык” шигырьләрен укыдык. 1-4 сыйныф укучылары катнаштылар, барлыгы 12 укучы.