Тукай дөньясына сәяхәт
25 апрельдә 2025 ел Яраткан татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Трыш авыл китапханәсендә «Тукай дөньясына сәяхәт» дигән әдәби сәгать узды.
Чарада без балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләдек. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар ишеттеләр, замандашларының татар халкының бөек улы турындагы истәлекләрен тыңладылар. Туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият – поэмалар белән таныштылар: Су анасы, Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш, Шүрәле. «Иллюстрация буенча Тукай әсәрен уйлап кара» дигән кечкенә генә викторина укучыларга ошады, һәм алар сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр. Балалар бөек татар шагыйренең шигырьләрен сөйләделәр. Ә ахырда балалар татар халкының гимны булган «Туган тел» җырын рәхәтләнеп җырладылар. Чара барышында балалар Габдулла Тукайның «Шүрәле»әкиятен сәхнәләштерделәр. Катнаштылар 2-4 сыйныф укучылары. 7 укучы.
25 апреля 2025 год отмечается день рождения любимого татарского поэта Габдуллы Тукая. В Трышской сельской библиотеке прошел литературный час– «Путешествие в мир Тукая».
На мероприятии мы рассказали ребятам о тяжелом детстве поэта, о его жизни и творчестве. Ребята услышали много нового из его биографии, послушали воспоминания современников о великом сыне татарского народа. Читали стихотворения, в которых он затрагивал тему Родины, родного языка, жизни простого народа, познакомились со сказками – поэмами: «Су анасы», «Печән базары, яхуд Яна Кисекбаш», «Шүрәле». Небольшая викторина «Угадай произведение Тукая по иллюстрации» – пришлась по вкусу читателям, и они с удовольствием отвечали на вопросы. Дети рассказали стихи великого татарского поэта. А в конце ребята с удовольствием спели песню «Туган тел», которая стала гимном татарского народа. В ходе мероприятия дети представили сказку Габдуллы Тукая «Шурале». Приняли участие учащиеся 2-4 классов. 7 учащихся.