Трышская сельская библиотека - филиал № 37

“Туган телем-татар теле “

9 декабрь 2021 ел.

Трыш авылы китапханәсендә “Туган телем-татар теле “ дигән кичә үткәрелде. Кичәдә 1-4 сыйныф укучылары катнашты.Барлыгы 12 бала.

Кичәнен максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү; телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү; тел байлыгын үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

 “ Тел – безнең гомер юлдашыбыз” дип атала. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле: тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар, бер-берсен аңлыйлар, тормыш тәҗрибәләрен һәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Шулай итеп, тел кешелек җәмгыятен үстерүгә хезмәт итә.

Кичәдә укучылар белән тел турында шигырьләр,әкиятләр укыдык. Салават күпере журналына күзәтү үткәрелде. Һәрбер укучы өйләренә китаплар, журналлар алды.