Тырыш тарихы буйлап
Трыш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә өлкән буын вәкилләре катнашында авылыбызның 90 еллыгына багышланган “Тырыш тарихы буйлап” дип исемләнгән могҗизалар кыры үттте. Өлкән яшьтәге апалар Тырыш турында истәлекле кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар. Шангараева Гөлназ үзенең Тырышка багышланган шигырьләрен укыды. Могҗиза кырында җиңүчегә истәлекле китап бүләк ителде. Катнашучылар тәмле чәй белән сыйландылар.