Ямбухтинская сельская библиотека - филиал № 28

"80 лет Великой Победы"

Сугыш еллары артта калса да, ул көннәр онытылмый. Авыр сугыш еллары кешелек тормышында мәңге җуймас эз калдырган. Ул көннәр һәр кешенең йөрәгенә кара кан булып булып укмашкан һәм аны берничек тә куптарып булмый. Өлкәннәрнең хәсрәте, алар кичкән авырлыклар сугыш чоры балаларының да һәр күзәнәгендә, һәр сулышында. Олылар белән бергә сугышның сугышның һәр көн булып торган ачы хәсрәтен, ачлыгын да, хәерчелеген дә, якыннарны югалту кайгысын да бергә кичергән балалар.

24 апрель көнне Ямбакты авыл советы һәм "Ак калфак" клубы белән берлектә авылыбызның тыл ветераннары һәм сугыш елы балалары белән очрашу үткәрелде. Мәҗлес авылыбыз үзэшчәннәренең шигъри һәм музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. Сугыш елларының ачы хәтирәләрен тыңлап, олылар күз яшьләрен тыеп тора алмадылар. Биредәге кешеләрнең һәрберсе алдында без илебезгә азатлык алып килгән өчен бурычлы.