«Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз» республика акциясендә катнаштык.
Балаларны,танылган татар язучысы, А.Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдым.Аның әкиятләрен кызыксынып тыңладылар.Тыңлаганнан соң әкиятләр турында фикер алышуда актив катнаштылар.А.Алиш исемендәге премия лауреатларының тормышы һәм иҗаты белән таныштырдым.Ш.Галиевның шигырьләрен аеруча кызыксынып тыңладылар һәм кычкырып матур укуларын оештырдым.