«Лирика в живописи натюрморта»
Беренче карашка күбесенчә җансыз әйберләр җыелмасы булган натюрмортларда да лирик эчтәлек булырга мөмкин. Мондый натюрмортларда көнкүрештә игътибар да ителеп бетмәгән предметлар аерым әһәмияткә ия булалар һәм аларның тормышыбызда бик кирәкле, кадерле, матур булуларына ышанасың. Якташ рәссам Таһир Ильясовның натюрмортларына карасаң, аларның “җырлап” я “сөйләп” торганын, я эш коралларның эшләгән тавышын ишеткәндәй буласың. 7 апрель көнне китап укучылар «Лирика в живописи натюрморта» дип аталган яңа күргәзмәгә экскурсия кысаларында якташ рәссам Таһир Ильясовның “Иҗатым чишмәсе” дип аталган күргәзмәсе белән таныштылар.