“Созвездие сказок Андерсена”
2 апрель – Ганс Христиан Андерсенның туган көне. Ул тарихта иң мәшһүр әкиятчеләрнең берсе, аның әсәрләре әле дә укучыларның йөрәкләргә үтеп керүен һәм рухландыруын дәвам итә.
Яраткан язучының туган көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Созвездие сказок Андерсена” дип аталган әдәби уен уздырылды. Чарага 4нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек, зурлар, уртанчылар төркемнәренә йөрүче балалар килде. Бу көнне уеннар барысы Г.Х.Андерсенның иҗатына багышланган иде. Катнашучылар данлыклы язучының әкиятләрен, геройларын яхшы белүләрен расладылар, аның әкиятләренә ясалган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.