“Язгы кошлар ярминкәсе” (“Весенняя ярмарка птиц”)
Кошларга багышланган биһисап күп китаплар, кошлар сайравы, кош рәсемнәре, кошлы уеннар... 1 апрель – Халыкара кошлар көнендә Балтач Үзәк балалар китапханәсе әнә шулай кош сурәтләре белән бизәлде, кош авазлары яңгыраган урманны хәтерләтте. Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар канатлы дусларыбыз турында сокланып, аларга шаккатып, аларны яратып сөйләделәр. “Язгы кошлар ярминкәсе” (“Весенняя ярмарка птиц”) дип исемләнгән библиоассортида алар китаплар аша кошлар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр, аларның тавышларын, сайрауларын тыңладылар, үзләренә ошаган канатлы дусларның рәсемнәрен дә ясадылар.