Центральная детская библиотека

“Ты читаешь – ты лучший!”

Каникуллардагы һәр көнне  дөрес  планлаштыру  бик мөһим.  Ял итү, саф һавада йөрү,  хәрәкәтле уеннар, дуслар белән аралашу, гаиләдә өлкәннәргә булышу – барысына да вакыт бүлергә кирәк. Шул ук вакытта уку программасы буенча кирәкле кабатлауларга да, китапка да игътибарны киметергә ярамый.

“Беренчеләр” хәрәкәте активистлары – китапның тугры  дуслары. Язгы каникулның бер көнендә – 31 март көнне  алар “Ты читаешь – ты лучший!” дип аталган  китаплы утырмада катнаштылар.