Центральная детская библиотека

“Юбилей любимой книжки”

31 март – данлыклы балалар шагыйре Корней Чуковскийның туган көне. 2026 елда  шагыйрьнең берьюлы берничә шигыре – «Федорино горе», «Чудо-дерево», «Путаница» һәм «Телефон» 100 еллык юбилейларын да билгеләп үтәләр әле! 

30 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Юбилей любимой книжки” дип аталган күңелле минутлар үткәрелде. Китап укучыларга К.Чуковскийның иҗаты турында сөйләнелде. Китапханә хезмәткәрләре балаларга “юбилярларның” берсе – “Путаница” шигъри әкиятенә багышлап, “Һәрнәрсәнең үз теле” уенын тәкъдим иттеләр. Яңа уен нәни китап укучыларга бик ошады.