Центральная детская библиотека

“Китап – дусның яхшысы, тугрысы” (“Книга лучший друг ребят”)

Балалар китабы атналыгы – китап сөюче, кызыксынучан балалар өчен искиткеч бәйрәм, күңелле маҗаралар, яңа әдәби ачышлар бәйрәме.

28 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе  “Китап  –  дусның яхшысы, тугрысы” (“Книга  лучший друг ребят”) дип аталган  бәйрәм чарасы белән  Балалар китабы атналыгын ачып җибәрде. Бәйрәмдә 5нче номерлы балалар бакчасыннан мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар катнашты.  Алар,  Кәнфит белән Прәннек исемле клоуннарга ияреп, “Күңелле балачак”, “Без – табигать дуслары”, “Шигырьләр иле”  вагоннарында Китап иленә сәяхәт иттеләр. Сәяхәт барышында күп мәгълүматлар биргән, белемнәрне сынаган уеннар балаларга бик ошады. Катнашучылар “Китап дәваханәсе“ тукталышында “авыру” китапларны дәвалап та алдылар.