“Сәламәтлек сукмагы буйлап” (“Вперед по дороге здоровья”)
Сәламәтлек – иң зур байлык. Сабый чактан ук сәламәтлекне саклау бик мөһим.
23 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Сәламәтлек сукмагы буйлап” (“Вперед по дороге здоровья”) дип аталган сәламәтлек дәресе үткәрелде.
Чарада 2нче номерлы балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалар катнашты. Балалар “өстән аска” принцибы буенча, ягъни баштан башлап аякларга кадәр файдалы күнегүләр ясадылар. Төрле кызыклы уеннар да балаларга бик ошады.