“Китап + Гаилә = Якын дуслар” (“Книга + Семья = Добрые друзья”)
17 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре традициягә кергән “Китап + Гаилә = Якын дуслар” (“Книга + Семья = Добрые друзья”) библиодесанты белән 2нче номерлы балалар бакчасына бардылар. Алар 2 нче кечкенәләр төркеменә йөрүче балаларның әти-әниләренә китапның тәрбияви көче, туган телебезне саклауда, тарихыбызны оныттырмауда зур роле турында сөйләделәр. “Әкият безне нәрсәгә өйрәтә?” уенында катнашып, әти-әниләр әкият китапларының бары яхшылыкка өйрәтүенә тагын бер кат инандылар. Чараның икенче өлешендә китапханә хезмәткәрләре үзләре белән алып килгән китап күргәзмәсе ярдәмендә, яшь үзенчәлекләренә карап, балаларга нинди китап, журналлар туры килүен дә аңлаттылар.