“Сюрприз для милой мамы”
Яз – табигатьне яшеллеккә, чәчәккә күмә торган чак, ә аның тәүге бәйрәме – 8 март, гомумән, чәчәкле бәйрәм санала. Бу көнне кешелекнең гүзәл, нәфис яртысы чәчәк бәйләмнәре кабул итә.
Әниләргә, әбиләргә, апа-сеңелләргә тере чәчәкләр дә, балаларның кул җылысын кушып эшләнгән, матурлыгы белән бик озак күзләрне иркәләгән чәчәкләр дә бик кадерле була.
Балтач гимназиясенең 2-И сыйныфы укучылары 6 март көнне Балтач Үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” клубының “Сюрприз для милой мамы” дип аталган чираттагы мастер-классында катнаштылар. Иң элек катнашучылар әниләргә багышланган китаплар белән таныштылар, әни турында шигырьләр тыңлап үттеләр. Чараның икенче өлешендә алар чәчәкле бүләк ясарга өйрәнделәр.