Центральная детская библиотека

“Любимые произведения вслух”

Россиядә ел саен мартның беренче чәршәмбесендә Бөтендөнья кычкырып уку көнен билгеләп үтәләр.

Бәйрәмнең төп максаты – китап укуның мөһимлегенә һәм аның һәр кеше тормышына уңай йогынтысына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү.

 “Менә бит минем яраткан китабым”, “Мин бу китапны  тагын бер укып чыгам әле”...  4 март көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә шундый җөмләләрне еш ишетергә туры килде.  Бу көнне  “Любимые произведения вслух”  дип аталган әдәби кәеф сәгате үткәрелде.

Китап сөюче “Беренчеләр” хәрәкәте вәкилләре үзләре яратып укыган әдәби китапларын киштәләрдән эзләп табып, алар белән иптәшләрен таныштырдылар.  Китаплардан кызыклы урыннарны кычкырып укыдылар.  Тыңлап утыручылар, укылган өлештән чыгып, китапны танып та белделәр.