“Яңа белемнәргә омтылыйк!” (“На пути к новым знаниям”)
Җир йөзендә бик күп фәннәр бар. Төрле мәгълүматлар буенча, 75 меңгә якын дисциплина исәпләнә.
8 февраль – Россия фәннәре көне. Шушы билгеле датаны каршылап, 5 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Яңа белемнәргә омтылыйк!” (“На пути к новым знаниям”) дип аталган танып-белү сәгате үткәрелде. Чарада Балтач урта мәктәбенең 3нче сыйныфлар укучылары катнашты. Балаларга төрле фәннәрне, алар белгәнчә, үзләре укыган мәктәп фәннәре дәрәҗәсендә аңлатып, төрледән-төрле кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Катнашучылар тарих, математика, әйләнә-тирә дөнья һ. б. фәннәр буенча үзләренең матур белемләрен күрсәттеләр.