“Ватан патриотлары” (“Патриоты Отечества”)
26 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясендә “Ватан патриотлары” (“Патриоты Отечества”) дип аталган интеллектуаль уен үткәрделәр. Әлеге чара Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылды. Катнашучылар – 9-А сыйныфы укучылары тарихка кергән полководецлар, сугышлар, хәрби хәрәкәтләр турында белемнәрен сынап, викторинада катнаштылар. Чараның икенче өлешендә күмәк рәвештә хәрби темага башваткыч чишелде.