Центральная детская библиотека

“Китап – юл күрсәтүче йолдызым”

26 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Китап – юл күрсәтүче йолдызым” дип аталган  библиографик дәрес үтте.  Әлеге чарада китап укучыларга  татар китабы тарихы: кулъязма китаплар, китап бастыру, Казанда ачылган типографияләр, китап бастыру эше белән бәйле күренекле шәхесләр турында   мәгълүматлар сөйләнелде. Чара барышында, республика проекты кысаларында,  Г.Тукайның  “Кышка бер сүз” шигыре укылды.