«Знай правила движения как таблицу умножения»
Саклану – саклый, гамьсезлек – бәла-казага китерә. Бу гыйбарә юл йөрү кагыйдәләренә дә кагыла. Алар һәрвакыт истә, хәтердә булырга тиеш.
25 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Знай правила движения как таблицу умножения» дип аталган танып-белү сәгате үтте. Китап укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган китаплар белән таныштылар, Светофор ага балаларның юл билгеләрен белүләрен сынап, викторина да үткәрде.