Центральная детская библиотека

“Муса Җәлил данлы итте илен”

Каһарман шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чаралар циклын дәвам итеп, 17 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлил данлы итте илен” дип аталган әдәби-танып белү сәгате үтте. Чарада Балтач урта мәктәбенең 3-В сыйныфы укучылары катнашты. Иң элек  Муса Җәлилнең тормыш юлы турында сөйләнелде. Укучылар башкаруында патриотик рухтагы шигырьләр  Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән батыр ир-егетләргә дан җырлады. Чара шагыйрьнең балаларга багышланган  шигырьләре, күңелле уеннар  белән дәвам итте.