Центральная детская библиотека

"Туган телдә әкиятләр тыңлап үсәм мин...”

Һәркем  сабый чактан ук туган телендә  әкиятләр тыңлап үсә. Аларны отып ала, гомер дәвамында ул әкиятләрне яттан диярлек сөйли ала. Алар һичайчан онытылмый.

Халыкар туган тел көне уңаеннан, 20 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Туган телдә әкиятләр тыңлап үсәм мин...” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Биредә китап укучыларга татар, рус, удмурт, мари телләрендә халык әкиятләрен тәкъдим ителде.