Центральная детская библиотека

"Бүләгем – батыр, кыю ир-егеткә"

Ватанны саклаучылар көне – әтиләребез, бабаларыбыз һәм малайларыбыз бәйрәме. Бу көнне барлык ир-атларны котлау гадәте яши – яшенә һәм эшчәнлек төренә карамастан, һәр ир-ат Ватанны саклаучы булып тора. Бу көнне үз кулларың белән ясалган бүләкләрне алу бик рәхәт, чөнки аларга һәркем үз күңеленең бер өлешен салган.

18 февраль көнне Балтач гимназиясендә 2-И нче сыйныф укучылары өчен Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршындагы эшләп килүче "Салават күпере" клубының "Бүләгем – батыр, кыю ир-егеткә" мастер-классы үткәрелде.

Чара башында балаларга бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, аның мөһимлеге һәм әһәмияте, ата-бабаларыбызның Ватаныбыз хакына күрсәткән батырлыклары турында аңлатылды.

Мастер-класста балалар, фантазия белән, бик теләп открыткалар ясадылар. Бу бүләкләрне алар яраткан әтиләренә, бабайларына, туганнарына бүләк итәчәкләр.