«Туган телем – газиз телем»
Халыкара туган тел көнен каршылап, 19 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Туган телем – газиз телем» дип аталган мәгърифәт сәгате үтте. Китапханәче чараның “Туган тел – ул...” дип аталган өлешендә китап укучыларга туган телгә багышланган канатлы сүзләрне мисалга китереп, бергәләп фикер алышу булды. “Туган телеңне камил беләсеңме?” өлешендә рус, татар халык мәкальләре, табышмаклары, фразеологизмнары белән уеннар үтте.