“М.Җәлилнең шигырьләр иленә сәяхәт” (“Путешествие в мир стихов М.Джалиля”)
11 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 5нче номерлы балалар бакчасында “М.Җәлилнең шигырьләр иленә сәяхәт” (“Путешествие в мир стихов М.Джалиля”) дип аталган шигъри иртә үткәрделәр. Балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркеменә йөрүчеләр М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат тыңладылар. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, “Карак песи” шигыре буенча мини спектакль куеп та күрсәттеләр.