Центральная детская библиотека

«Батырлык җырчысы»

2026 елда без татар халкының  данлыклы улы, каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шагыйрьнең туган көне  якынлашкан көннәрдә – 10 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә «Батырлык җырчысы» дип аталган әдәби-патриотик сәгать үтте. Чарада Балтач урта мәктәбенең 3-А сыйныфы укучылары катнашты. Укучылар, презентация ярдәмендә һәм  кызыклы хатирәләр белән бергә, Муса Җәлилнең тормыш юлы белән тулырак таныштылар.  Шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрдән торган  “Парашютсыз курчак” китабын бергәләп уку барышында, балалар “Ел әйләнәсе бакчада”, “Куян, син кайда?”, “Бу нинди кош?” кебек кызыклы уеннар да уйнадылар.