Центральная детская библиотека

“Кар десанты” белән очрашу

“Россия студент отрядларының Кар десанты” Бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында ил буенча студентлар Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сугыш балаларына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәләр, шәһәрләрнең ишегалларын һәм мемориалларын кардан чистарталар, балалар һәм яшьләр өчен белем бирү чаралары үткәрәләр.

12 февраль көнне “Кар десанты” Бөтенроссия патриотик акциясендә катнашучылар “Десант добрых дел” марафоны белән Балтач Үзәк балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханә хезмәткәрләре экскурсиядә катнашучыларны  җирле рәссам  Таһир Ильясовның “Еллар аша караш” экспозициясе һәм китап укучыларның Г.Тукай иҗатына багышланган иҗади эшләре белән таныштырдылар.