Центральная детская библиотека

“Татар шигъриятенең кояшы”

5 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясендә “Татар шигъриятенең кояшы” дип аталган башваткычлы сәгать үткәрделәр. Чарада катнашучылар – 6-А, 7-Б, 7-И сыйныфлары укучылары бөек татар шагыйре – Г.Тукайның тормыш юлына багышлап әзерләнгән фактлар җыелмасы белән таныштылар. Аннары укучылар бергәләп “Тукай иле” башваткычын чиштеләр.  Башваткычта барлык сүз дә шагыйрь иҗатына, аның тәрҗемәи хәленә багышланган иде. Балалар үзләрен бөек Тукайның әсәрләрен дә, биографиясен дә әйбәт белүләрен исбатладылар.