Центральная детская библиотека

“По тропинкам народных традиций”

2026 ел – Россия халыклары бердәмлеге елы. Әлеге уңайдан, 22 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гиназиясендә “По тропинкам народных традиций” библиоутырмасын үткәрделәр. Иң элек китапханәче Россиянең күпмилләтле дәүләт булуын, һәр халыкның туган телен, гореф-гадәтләрен саклап яшәвен искәртеп үтте. Чараның икенче өлешендә 9-А сыйныфы укучылары илебездәге халыкларның йортларының тышкы һәм эчке бизәлешләре, йорт кирәк-яраклары, милли киемнәр, гореф-гадәтләре турында интеллектуаль уен уйнадылар.