«Память о Холокосте – путь к толерантности» («Холокост турында хәтер – толерантлыкка юл»)
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне ел саен 27 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу очраклы гына түгел: нәкъ менә шушы көнне 1945 елда совет солдатлары Освенцим нацистлар концлагеры тоткыннарын азат иткән.
28 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясендә 9-А сыйныф укучылары өчен «Память о Холокосте – путь к толерантности» («Холокост турында хәтер – толерантлыкка юл») дигән тарихи дәрес үткәрделәр. Чарада тарихта билгеле булган, кешелеккә каршы иң бөек җинаятьләрнең берсе – Холокост турында сөйләнелде.