“Блокадной памяти страницы”
“Бу чыннан да газаплар аша килгән шатлык булды...” Совет полководецы, Советлар Союзы маршалы Георгий Константинович Жуков Ленинград блокадасының өзелүе турында шулай дигән.
1941 елда башланып, барлыгы 872 көн Ленинград шәһәрендә барган коточкыч вакыйгаларга нокта 1944 елның 27 гыйнварында куела – совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча өзәләр. Халкыбыз өчен әлеге хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия.
27 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясендә 9-А сыйныфы укучылары өчен “Блокадной памяти страницы” дип аталган хәтер дәресен үткәрделәр. Чарада катнашучыларга презентация ярдәмендә Ленинград блокадасы хакында фактлар күрсәтелде. Китапханәче укучыларга блокада чорында гаиләсен тулысынча диярлек югалткан Таня Савичева турында Илья Миксонның “Жила, была” китабын укырга тәкъдим итте.