“Данлы йөрәкләрнең бөек мирасы” (“Великое наследие славных сердец”)
2026 ел Татарстан Республикасында Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Данлы йөрәкләрнең бөек мирасы” (“Великое наследие славных сердец”) дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Әлеге китап күргәзмәсе даими рәвештә тулыландырылып торылачак.
14 гыйнвар көнне “Данлы йөрәкләрнең бөек мирасы” (“Великое наследие славных сердец”) дип аталган китап күргәзмәсе янында китап укучылар белән әңгәмә корылды.