Центральная детская библиотека

“Бердәм гаиләдә” (“В семье единой”)

2026 ел илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде.

16 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә төзелгән “Бердәм гаиләдә” (“В семье единой”) дип аталган китап күргәзмәсендә илебездә яшәүче төрле халык әкиятләре урын алды. Аерым китап булып,  җыентык булып басылып чыккан әкиятләр берсеннән-берсе кызыклы, һәр яшьтә дә яратып укылалар. Китап укучылар “Бердәм гаиләдә” (“В семье единой”)  китап күргәзмәсе янында төрле халык әкиятләре буенча төзелгән блиц-сорауларга җавап бирделәр.