“Мин – китапханәче”
Китапханәче – серләр дөньясына алып керүче, рухи мирасны саклап, аны буыннан-буынга тапшыручы, белем һәм тәрбия бирүче, иҗади шәхес тә... Менә шундый киңкырлы эшчәнлекне башкара ул.
Китапханәче һөнәре белән якыннан таныштырып, 28 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Хыял” яшьләр үзәгендә “Мин – китапханәче” дип аталган профориентация сәгате үткәрделәр. Чарага килгән кунаклар – Балтач урта мәктәбенең 3-Б сыйныфы укучылары китапханәче һөнәренең үзенчәлекләре белән таныштылар, рус халык әкиятләре буенча кызыклы сорауларга җавап табып, белемнәрен дә сынадылар.