«Иҗекләп укыйбыз»
21 гыйнвар көнне Балтач үзәк балалар китапханәсендә «Иҗекләп укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укырга өйрәнүче һәм үзләре өчен балалар китапларының тылсымлы дөньясын ачучы иң кечкенә укучыларга китаплар тәкъдим ителгән. Күргәзмәдәге барлык китаплар сабыйлар яратканча, эре хәрефләр белән язылган, рәсемнәр белән мулдан бизәлгән.