Центральная детская библиотека

“Рождественское чудо”

Декупаж техникасы белән савыт-саба, йорт җиһазлары, бизәнү әйберләре, тагын әллә ниләр бизәргә мөмкин. Ә менә декупажны агачның аркылы кисеменә төшерсәң, ул бигрәк тә үзенчәлекле. Әлбәттә, бу  эш тә  осталык, сабырлык таләп итә.

Раштуа бәйрәмен каршылаган  мәлдә, 6 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә  “Салават күпере”  клубының “Рождественское чудо” дип аталган  иҗади остаханәсе эшләде. Чарада катнашучылар декупаж ясау серләренә төшенделәр. Агачның аркылы кисеменә төшерелгән  рәсемнәр өйне дә бизиләр, кул җылысы кергән менә дигән бүләк тә!