Центральная детская библиотека

“Кышкы пресс-тур”

Кышкы журналлар Балтач Үзәк балалар китапханәсенең китап киштәләрен бизи башлады. Тышлыкларыннан карлар, бозлар “сибелеп” торса да, эчләрендә күпме җылылык, матурлык, муллык аларның!  18 декабрь көнне, язылучыларны өр-яңа, берсеннән-берсе матур, мәгънәле, кызыклы һәм мавыктыргыч журналлар белән таныштырып, Балтач Үзәк балалар китапханәсе “Кышкы пресс-тур” дип аталган видеоролик тәкъдим итте.