“Балалар, хайваннарны рәнҗетмәгез!” (“Ребята, не обижайте животных!”)
10 декабрь – Халыкара хайваннар хокуклары көне. Әлеге дата уңаеннан, 12 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Балалар, хайваннарны рәнҗетмәгез!” (“Ребята, не обижайте животных!”) дип аталган мәрхәмәтлелек иртәсе үтте. Чарага 2нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар төркеме килде. Китапханәче балаларга хайваннар дөньясы нинди тереклек ияләре төркемнәрен үз эченә алганын, тыңлаучыларның яшь үзенчәлекләреннән чыгып, презентация ярдәмендә аңлатты. Балалар һәр төркемгә мисаллар китерделәр. “Ребята, давайте жить дружно!” танылган гыйбарәсен әйтүче Леопольд кушаматлы песи балаларга төрле кызыклы уеннар да тәкъдим итте. Чарада катнашучы һәр бала: “Без хайваннарны беркайчан да рәнҗетмәбез!” дип сүз бирделәр.