Центральная детская библиотека

“Родина никогда не забудет своих героев”

3 декабрьдә Билгесез солдат көнен, 9 декабрьдә Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәбез.

Әлеге бәйрәмнәрнең максаты: сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Россия һәм совет сугышчыларының истәлеген, үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, шулай ук Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерлары истәлегенә хөрмәт күрсәтү.

11 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Родина никогда не забудет своих героев” дип аталган патриотик дәрес үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар –   Балтач урта мәктәбенең 8-б сыйныфы укучылары бәйрәмнең килеп чыгышы, асылы турында тыңладылар. Алар илебезнең данлы тарихына багышланган викторина сорауларына җавап биргәндә тирән белемнәрен күрсәттеләр.