Центральная детская библиотека

“ӘНИ” диеп әйтү җанга рәхәт!”

Әниләр көненә багышланган чаралар циклын тәмамлап, 2 декабрьдә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “ӘНИ” диеп әйтү җанга рәхәт!” дип аталган бәйрәм программасы уздырылды. Чарада Балтач гимназиясенең 6-А сыйныф укучылары әниләренә багышлап, шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар, үз куллары белән ясаган истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Мавыктыргыч уеннар, “Балагызны күзләреннән таныгыз” дип аталган кызыклы видеотабышмаклар, китапханә хезмәткәрләре башкаруында әниләр һәм балалар турында сәхнәләштерелгән мәзәкләр катнашучыларның күңеленә хуш килде.