“Иң газиз кешем минем” (”Самый дорогой мой человек”)
Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узучы Әниләр көненә багышланган чаралар циклын 28 ноябрь көнне үткәрелгән “Иң газиз кешем минем” (”Самый дорогой мой человек”) бәйрәм программасы дәвам итте.
Бәйрәмгә Балтач гимназиясенең 1-А сыйныфы укучылары, аларның әниләре килде. Кичә балалар башкаруында җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Китапханәчеләр А.Алишның “Куян кызы” әкияте буенча театраль тамаша уйнап күрсәттеләр, төрле уеннарда әниләрнең тапкырлыкларын, зирәклекләрен сынадылар.
Әниләргә бүген сюрпризлар күп булды: алар балаларыннан берсеннән-берсе матур кул эшләре дә, тормыш иптәшләреннән розалар да кабул итеп алдылар.