Центральная детская библиотека

“Һәрвакыт булсын “ӘНИ”! (“Пусть всегда будет МАМА!”)

26 ноябрь  көнне Балтач  Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче номерлы балалар бакчасында “Һәрвакыт булсын “ӘНИ”! (“Пусть всегда будет МАМА!”) дип аталган  бәйрәм  иртәсендә катнаштылар. Бәйрәм чарасы кече яшьтәгеләр төркеменә йөрүче сабыйлар башкаруында шигырь, җыр-биюләре белән башланып китте.   А.Алишның “Куян кызы” әкияте геройлары булып киенгән китапханәчеләр:  Куян кызы  һәм Әнкә куян театраль тамаша аша балаларга үгет-нәсыйхәт бирде, әниләрнең сүзләрен тыңларга, аларга булышырга өйрәтте.