“Без китаплар яратабыз”
26 ноябрь көнне китапханәчеләр 1нче номерлы балалар бакчасында “Без китаплар яратабыз” мастер-классында катнаштылар. Балаларны сабый чактан ук ничек китапка тартырга? Яшь үзенчәлекләренә карап, балаларга нинди китаплар кызыклы булачак? Менә шушы һәм башка сорауларга җавап биреп, китапханәчеләр әти-әниләргә гаиләдә китап укуларның отышлы булачагын аңлаттылар.