Центральная детская библиотека

“Сюрприз для мамы”

Тиздән бик көтеп алынган, иң матур бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне җитә. Һәрбер бала, ничә яшьтә булуына карамастан, газиз кешесенә бирәсе бүләген барлап, әйтәсе котлау сүзләрен инде күңелендә йөртәдер.   Бүләкләргә баласының кул җылы керсә, алар әни кешегә тагын да кадерле буласы бәхәссез.

 Балтач гимназиясенең 2-И сыйныфы укучылары да яраткан әниләренә “Үз кулыбыз белән ясап, нәрсә бүләк итик икән?” –  дип уйлый башладылар.

19 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе каршында эшләп килүче “Салават күпере” (“Радуга”) клубының Балтач гимназиясендә үткәргән  “Сюрприз для мамы” дип исемләнгән мастер-классы  нәкъ тә 2-И сыйныфы укучылары өчен зур ярдәмлек булды. Алар әниләренә бәйрәм бүләге ясарга өйрәнделәр.