“Профилактика безнадзорности и правонарушений: библиотека как ресурс формирования гражданской и правовой культуры” район китапханәчеләр семинары.
17 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Профилактика безнадзорности и правонарушений: библиотека как ресурс формирования гражданской и правовой культуры” район китапханәчеләре семинарында катнаштылар. Алар “Балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү буенча Балтач Үзәк балалар китапханәсе эше” дип аталган чыгыш ясап, презентация ярдәмендә китапханәнең әлеге юнәлештә эше белән таныштырдылар, коррупцияне кисәтү максатыннан “Без коррупциягә каршы” мәгълүмат дәресен район китапханәчеләренә үткәреп, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.