Центральная детская библиотека

“Сәламәтлеккә китаплар аша” (“К здоровью через книги”)

18 ноябрь көнне  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Сәламәтлеккә китаплар аша” (“К здоровью через книги”)  дип аталган сәламәтлек сәгате үтте. Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары сәламәтлек темасына багышланган татар һәм  рус телендәге  китаплар белән таныштылар. Мәктәптә, китапханәдә, өйдә – кайда гына булмасын,  акыл хезмәтен башкарганда хәрәкәтле гимнастиканың да бик кирәк икәненә инанып, төрле гинастика күнегүләрен өйрәнделәр.