“Я – гражданин Татарстана»
6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне Әлеге көн, хокукый дәүләт һәм социаль гаделлек принципларын чагылдырып, республикабыз үсешендә мөһим этап булып тора.
Олы бәйрәмне каршылап, 5 ноябрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Я – гражданин Татарстана» дип аталган танып-белү сәгате үтте. Чара барышында китапханәче китап укучыларга Татарстан Республикасы Конституциясе турында сөйләде. Катнашучылар туган республикабыз тормышын яктыртан китаплар белән дә таныштылар.